Главная страница
qrcode

Положение (2). з юлым Своя строка Республикак л м и ади конкурс-лабораториясене нигезл М се Нигезл м турында


Скачать 47.43 Kb.
Названиез юлым Своя строка Республикак л м и ади конкурс-лабораториясене нигезл М се Нигезл м турында
АнкорПоложение (2).doc
Дата20.09.2017
Размер47.43 Kb.
Формат файлаdoc
Имя файлаПоложение (2).doc
ТипДокументы
#20752
Каталогihavetatarblood

С этим файлом связано 83 файл(ов). Среди них: Программа Дней татарской культуры Подробная.doc, Программа Дней татарской культуры.doc, Информация общая о Днях татарской культуры.doc, Заявка Хәрәкәт.docx, Положение о Конкурсе молодежные проектов Хәрәкәт.docx, Siherle_lampa.pdf, Обращение к номинантам.docx, R_1241_semle-_1175__1241_gr_1241_fia-1.pdf, tatarskij_jazyk_samouchitelj.pdf и ещё 73 файл(а).
Показать все связанные файлы

«Үз юлым – Своя строка»

Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясенең

НИГЕЗЛӘМӘсе

1. Нигезләмә турында

Әлеге нигезләмә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, махсуслаштырылган урта белем, югары белем бирү йортлары студентлары һәм 30 яшькәчә авторлар арасында уздырыла торган һәм аларда бүгенге прозага кызыксыну уятуны, әдәби иҗатка тартуны, татар һәм рус телле әдәбиятны үстерүне максат иткән «Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясенең (алга таба Конкурс) үткәрелү тәртибен билгели.

2. Конкурсны гамәлгә куючылар һәм оештыручылар

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Ялкын» журналы редакциясе»;

«Калеб» яшьләр җыены;


Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

3. Конкурс түбәндәге оешмалар ярдәме белән үткәрелә

Tampere Islam Mahallesi татар мәдәни җәмгыяте;

ТР Язучылар берлеге;


Татарстан китап нәшрияты.

4. Максатлар һәм бурычлар

  • үсеп килүче буынны бүгенге әдәбият белән кызыксындыру;

  • үсмер һәм яшь авторларның иҗади мөмкинлекләрен ачыклау;

  • башлап язучыларның иҗади сәләтен үстерү һәм аларда һөнәри күнекмә булдыру;

  • тәҗрибәле каләм әһелләреннән дәрес алу мөмкинлеге тудыру;

  • әдәбиятка килүче яшь авторларга үз укучысын табарга ярдәм итү – әсәрләре урнаштырыла торган мәйдан булдыру.

5. Конкурсны үткәрү вакыты

«Үз юлым – Своя строка» Республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясе 4 этаптан тора:

I этап: 17 октябрь 2016 ел – 20 март, 2017 ел, иҗади эшләр «Ялкын» журналы сайтында http://yalkyn.com кабул ителә.

II этап: 20-26 март, 2017 ел, текстлар остазлар тарафыннан сайлап алына, һәр катнашучы аерым остаз язучыга билгеләнә. Бөтен шартларын да үтәп, гариза җибәргән һәркем II турга үтә. Кемнең кайсы остазга билгеләнүен 13 март көнне http://yalkyn.com сайтыннан белеп булачак.

III этап: 27 март - апрельның I атнасы, 2017 ел, II тур катнашучылары Казанга килеп, остазлардан мастер-класс ала, командалары белән таныша, төркемнәргә бүленеп, проза әсәре язалар. Мастер-класслар онлайн рәвештә 27 апрельга кадәр дәвам итә. 27нче апрельдә катнашучылар лаборатория кысаларында язылган әсәрен оештыру комитетына тапшыра.

IV этап: 27-31 апрель, 2017 ел. Остазлар һәм оештыру комитеты лаборатория кысаларында туган әсәрләрне укый, җиңүчеләрне билгели. Бер җиңүчегә Tampere Islam Mahallesi татар мәдәни җәмгыятенең махсус премиясе тапшырыла.Җиңүчене билгеләү һәм бүләкләү

6. Конкурс-лабораториядә катнашу өчен

6.1 http://yalkyn.com сайтында гариза тутыру кирәк.

6.2. Гаризага түбәндәгеләр беркетелә:

  • Үзең иҗат иткән проза әсәре: А4 форматындагы 1дән 30га кадәр бит, 1,5 интервал, Times New Roman шрифты, 14нче кегль. Текстлар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.

  • Автор фотосы.

7. Конкурста катнашу шартлары

7.1. Конкурста гариза тутырган һәм Нигезләмәдә билгеләнгән вакыт аралыгында эшләрен тапшырган гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, махсуслаштырылган урта белем, югары белем бирү йортлары студентлары, 30 яшькәчә авторлар катнаша ала.

7.2. Конкурска җибәрелгән эшләр турыдан-туры Конкурсны оештыручылар карамагына күчә һәм алга таба, редакция карары нигезендә, журналда бастырыла ала.

7.3. Балигъ булмаган катнашучыларның җитәкчеләре Конкурс оештырылган урынга килү һәм кайту юлында һәм конкурс барышында катнашучылар өчен җаваплылыкны тулысы белән үз өстенә ала.

8. Конкурс нәтиҗәләре

8.1. Конкурска нәтиҗәләр 2017 елның маенда – Казанда узачак лабораториянең ябылу тантанасы кысаларында ясала.

8.2. Лабораториядә катнашакан һәркемгә сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

8.3. Төп җиңүче дип лабораториядә катнашып, йомгак эше – күләмле проза әсәре остазлар һәм оештыручылар тарафыннан югары бәяләнгән яшь автор игълан ителә. Төп җиңүчегә Tampere Islam Mahallesi татар мәдәни җәмгыятенең махсус премиясе тапшырыла. Премия күләме – 1000 евро.

9. Финанслау

Конкурс «Тере тел – Тере милләт» Республика конкурсы кысаларындагы грант, Tampere Islam Mahallesi татар мәдәни җәмгыяте һәм проектның партнерлары тарафыннан финанслана.
перейти в каталог файлов


связь с админом